Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Кифая Сәлахиевна Мөхәммәдиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләр юбилярга Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева тапшырды.

Кифая Сәлахиевна Сарман районы Чукмарлы авылында туа. Урта мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда эшли. 1963 елда кияүгә чыга. 1973 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Кифая Сәлахиевна КАМАЗ автомобиль заводында оператор булып эшли.

Ире белән бергә өч бала үстергәннәр, дүрт оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.

Кифая Сәлахиевна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Җомга, 9 июль 2021, 11:30