Сишәмбе, 14 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Пенсия фонды хезмәтләреннән файдалануның гадиләштерелгән тәртибе 2021 ел ахырына кадәр озайтыла. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Бу чаллылыларга ел ахырына кадәр дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итергә мөмкинлек бирә. Чикләнгән регламент узган елның язында коронавирус таралуны кисәтү максатында кертелде. Бу вакыт эчендә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү офисларына һәм дәүләт хезмәтләре үзәкләренә килүчеләр һәм төрле төр түләүләр билгеләү өчен кирәк булган белешмәләр, мәгълүматлар санын күпкә киметте, һәм моңа кадәр билгеләнгән пенсияләр һәм пособияләрне Пенсия фондына мөрәҗәгать итмичә генә озайту очракларын арттырды.

Дистанцион хезмәтләр исемлеге белән биредә  танышырга мөмкин.

Чәршәмбе, 16 июнь 2021, 12:00