Сишәмбе, 14 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Наил Мәһдиев «КАМАЗ» футбол клубын ФНЛга чыгу белән котлады.

«Безнең команда, өлкә шәһәрләреннән шактый танылган футбол клубларын узып, беренче булды. Яр Чаллыда футбол уенын югары дәрәҗәдә оештырыр өчен бар да бар: команда, характер, футбол традицияләре. Болар барысы да безгә киләсе дивизионга омтылырга өмет бирә.

Без тренерлар составы, команда алдында шундый бурыч куйган идек. Бу тормышка ашты –  без киләсе дивизионга күчтек. Әлбәттә, бу ТР Президенты, шәһәр җитәкчелегенең финанс ярдәме, команданың үз көче белән башкарылган уртак эш нәтиҗәсе»,  – диде Наил Мәһдиев.

Шәһәр мэры әлеге вакыйганың  футбол үсешендә дә мөһимлеген билгеләп үтте: «Бу яшь  футболчыларны тәрбияләүдә өчен дә мөһим. Алар инде киләчәктә ФНЛда уйнарга омтылачак». Безнең менә дигән стадионыбыз, футбол манежыбыз бар, аны безгә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләк итте. Әгәр без инглиз, алман футболы тарихына карасак, бу илләрнең сәнәгать шәһәрләрендә футбол беренче санлы спорт төре булып тора. Анда эре компанияләр милекчеләре икмәк кенә түгел, тамаша да кирәклеген аңлаганнар. Планетада яшәүчеләрнең күпчелеген үзенә җәлеп иткән иң матур тамаша – футбол ул», - дип өстәде ул.

Чәршәмбе, 16 июнь 2021, 11:08