Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Иң яхшы балалар табибы» конкурсында җиңүчене билгеләделәр. Быел бу исемгә Кама балалар медицина үзәге поликлиникасының участок табибы Марина Кузнецова лаек булды. Бүләкне җиңүчегә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина тапшырды:

«Бүген шәхсән сезнең коллектив вәкилен Халык тану конкурсында җиңү белән тәбрикләү һәм сезнең барыгызга да игелекле хезмәтегез, ярдәмчел йөрәгегез һәм һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт белдерү минем өчен зур дәрәҗә!» - диде ул котлап.

Марина Кузнецова Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты рәхмәте һәм акчалата премия белән бүләкләнде.

Моннан тыш, Әлфия Когогина медицина үзәгенең агымдагы эшчәнлеге белән танышты, белгечләр белән сәламәтлек саклау үсешенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты, үзәк хезмәткәрләре алдында 7 нче чакырылыш Дәүләт Думасы эше нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады. 

Чәршәмбе, 16 июнь 2021, 10:11