Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераннары Рәисә Фатыйх кызы Закирова, Мәрьям Фәйзерахман кызы Хәйруллина һәм Ольга Ивановна Гудовская 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәләр.

Юбилярларга РФ Президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, Шәһәр Советы депутаты Альберт Петров исеменнән котлаулар һәм бүләкләр тапшырылды.

Рәисә Фатыйх кызы Пермь краеның Каенлык районында туган. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында авыл хуҗалыгы эшләрендә, Байтерәк авылында фермада эшли. 1960 елда кияүгә чыга. 1978 елда гаилә Яр Чаллыга күченеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Рәисә Фатыйховна 2 нче торак-коммуналь хуҗалыгында урам себерүче булып эшли. Ире белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, ике оныклары, оныкчыклары бар. Ул «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Мәрьям Фәйзерахман кызы Ворошиловград өлкәсенең Артемов районында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан дәүләт педагогика институтында белем ала. Сугыш елларында Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылында төрле эшләр башкара. 1953 елда кияүгә чыга.1975 елда гаилә Яр Чаллыга күченеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Мәрьям Фәйзерахман кызы мәктәптә укытучы-тәрбияче булып эшләгән. Ире белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, ике оныгы һәм оныкчыгы бар. Мәрьям Фәйзерахман кызы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен», «Хезмәт ветераны» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Ольга Ивановна Покровка авылында туган. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда эшли. 1978 елда гаилә Яр Чаллыга күченеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Ольга Ивановна Яр Чаллыда фабрикада эшләгән. Ольга Ивановна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен», «хезмәт ветераны» медальләре, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 15 июнь 2021, 16:42