Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда эшче яшьләр арасында автомобиль йөртү буенча күп төрле ярышлар узачак. Чара 22 майда Татарстан Республикасы ДОСААФ мәйданчыгында 10:00 сәгатьтә башланачак.

Ярышлар өч этапта узачак: юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү,  тиз арада маневрлар ясау, «Кешенең галәмгә беренче очуына 60 ел» темасына автомобильне бизәү.

Автомобиль белән идарә итү осталыгын ике кешедән торган шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары командалары күрсәтә алачак. Катнашучылар 18-35 яшькә кадәр булырга тиеш, аларның  машина йөртү таныклыгы, шәхси автомобильләре булырга һәм штрафлары булмаска тиеш. 

Җомга, 21 май 2021, 09:10