Мы в социальных сетях

Чаллы мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләре, Роспотребнадзор таләпләрен исәпкә алып узачак. Бу хакта матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Яр Чаллыдагы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев сөйләде.

«Чаралар арасында интервал ясарга киңәш итәбез. Бу вакытта залны җилләтергә, дымлы җыештыру үткәрергә кирәк. Зал тулылыгы 70% булырга тиеш. Чакырылган кунакларны утырту да социаль дистанцияне исәпкә алып башкарылырга тиеш. Алар битлекләрдә, укучылар битлексез була. Чара үткәргән урында бактерицид нурландыргыч булырга тиеш. 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә әлеге чараларда катнашырга киңәш итмибез. Әгәр чара ачык һавада узса, мондый катгый таләпләр булмаячак», – дип билгеләп үтте ул.

Илгизәр Бариев шулай ук мәктәпкәчә учреждениеләрне тәмамлаучы балалар бәйрәмнәрен үткәрү таләпләрен дә аңлатып узды: "Һәр баланың бер генә ата-анасы чакырыла. Бәйрәм чарасы бер кешегә дүрт квадрат метр нормативын исәпкә алып, социаль дистанция белән, температура үлчәп үткәрелергә тиеш. Чара урамда үтсә, тагын да яхшырак була. Бу очракта күбрәк ата-аналарны чакырырга мөмкин. Әмма карарны балалар бакчасы мөдире кабул итәчәк», - диде ул.

Пәнҗешәмбе, 20 май 2021, 16:27