Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Мофауза Садри кызы Мәүләвиева 100 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә. 

Мофауза Садри кызы Мәүләвиева 1921 елның 20 маенда Тукай районы Сәмәкәй авылында туган. Урта мәктәптә 5 сыйныф белем ала. Мәктәптән соң колхозда эшли башлый. Сугыш елларында Казанның оборона заводында хезмәт куя. Сугыштан соң кияүгә чыга, баласы туа. 1970 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күченеп киләләр. Бүген ветеранның ике оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. 

Мофауза Садри кызы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Ветеранны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы хакимияте Башлыгы Винер Харисов һәм «Сосновый бор» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Наил Насыйбуллин котлады.

Пәнҗешәмбе, 20 май 2021, 14:20