Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев төзелеп килүче Җәмигъ мәчетендә булды. Ул төзелеш барышы белән танышты. Беренче блокның монолит каркасын төзекләндерү буенча эшләр 90% ка башкарылган, икенче блокныкы – 99% ка. Өченче һәм дүртенче блоклар әзерлеге 100%.

«Тиешле эшләрдән соң Яр Чаллы шәһәренең Җәмигъ мәчете матур итеп бизәкләндереләчәк. Эш бара, төзүчеләр актив эшли. Быел без уйлаган барлык эшләр, һичшиксез, башкарылачак, - диде шәһәр мэры. - Мин Яр Чаллы шәһәрендә яшәүчеләргә Җәмигъ мәчетен төзүдә ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Исегезгә төшерәбез, төзелештә кулланыла торган барлык акчалар – бары тик халык акчасы. Дини учреждениеләр төзүгә бернинди бюджет һәм башка финанслау чыганаклар керемнәре кулланылмый. Шуңа күрә без чаллылыларның матди һәм мораль ярдәмен тоябыз».

Мәчет төзелеше АНГ-Холдинг компаниясе директоры, Шәһәр Советы депутаты Алексей Горшков җитәкчелегендә алып барыла. 

Объектта кирпеч салу башланды. Эшләрне башкару өчен якын арада хезмәткәрләр санын арттыру планлаштырыла.

Манараларның биеклеге 37 метр булачак. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Җәмигъ мәчете бер үк вакытта 3 200 кеше сыйдыра алачак. Моннан тыш, мәчет каршындагы мәйданда дини бәйрәмнәр вакытында 20 меңгә якын дин тотучы урнаша ала.

Җомга, 21 май 2021, 15:54