Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Оештыручылары – Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты, ТР Фәннәр академиясе, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты. 

Чарада катнашучыларны Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова сәламләде. “Конференциянең нәкъ менә Туган телләрне һәм Татарстан халыклары мәдәниятен саклау елында үтүе – күркәм күренеш. Саллы Фән эшлеклеләре белән беррәттән яшь галимнәрнең дә  чыгыш ясаулары яхшы нәтиҗә бирер дип ышанам”, - дип билгеләп үтте ул. 

Конференциядә Россиянең төрле шәһәрләреннән галимнәр, мөгаллимнәр, яшь эзләнүчеләр – студентлар, магистрантлар, мәктәп укучылары катнашты. Фәнни форум Түбән Кама буе мәйданында үткәрелгән күпьеллык археологик эзләнүләргә йомгак ясау максатыннан оештырыла. Галимнәр фикеренчә, Кама сәүдә юлының әһәмияте  бүгенге көнгә кадәр тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән. 

Конференциянең пленар утырышында тарих фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Фаяз Хуҗин чыгыш ясады. Нәкъ менә әлеге галим - Түбән Кама буе эзләнүләренә зур өлеш керткән шәхес. 

Көннең икенче яртысында секция утырышлары узды. Анда үз фәнни тикшеренүләрен галимнәр һәм укытучылар белән беррәттән яшь тикшеренүчеләр – студентлар, югары уку йортлары магистрантлары һәм шәһәрнең мәктәп укучылары да тәкъдим итте.

Җомга, 14 май 2021, 14:41