Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 «Заман» яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр Отрадный шәһәрендә узган, Җиңү көненә багышланган, Самбо буенча ачык турнирда катнаштылар. Яр Чаллы данын турнирда өч самбочы яклады, алар барысы да ярыш нәтиҗәләре буенча призлы урыннар яулады. 1 нче урынны Әмирхан Тимеров (20 кг авырлык категориясендә), 2 нче урынны Шамил Ганиев алды (26 кг авырлык категориясендә), 3 нче урында - Булат Камалиев (46 кг авырлык категориясендә).

Ярышларда Оренбург, Самара, Ульяновск өлкәләреннән, Мордовия республикасыннан һәм башка төбәкләрдән 146 спортчы катнашты.

Балалар тренер Владимир Тимофеев җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Җомга, 14 май 2021, 11:06