Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренең хөрмәтле мөселман кардәшләре!

Сезне Ураза бәйрәме белән ихлас тәбрик итәм!

Бүген бөтен дөньядагы мөселманнар ислам диненең иң изге, иң олы бәйрәмнәренең берсе – Ураза Гаетен билгеләп үтә.

Коръән уку  – мөселман бәйрәменең аерылгысыз өлеше һәм шуңа күрә иртә таңнан Коръән-хафизлар Коръәннән аятьләр укый, ә мөселманнар дога кыла, зикер әйтә. 

Ислам динен тотучыларның игелекле омтылышлары, изге ниятләре безнең күпмилләтле шәһәребездә милләтара һәм конфессияара татулыкның нигезе булып тора.

Мөхтәрәм дин кардәшләребез! 

Изге Рамазан аенда сез ураза тотып, ихлас догаларыгыз белән җаныгызны чистарттыгыз.  Рамазан аеннан сез сафланып, пакьләнеп, рух күтәренкелеге белән чыгасыз. 

Ураза Гаете һәр йортка, һәр гаиләгә тынычлык, муллык, татулык, шатлык, үзара аңлашу алып килсен, ә безнең уртак изге тырышлыгыбыз Яр Чаллы шәһәренең чәчәк атуына һәм туган Татарстаныбызның социаль-икътисадый иминлеген ныгытуга алып барсын! 

Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле чаллылылар!

                                                                                                            Н.Г. Мәһдиев,

                                                                                                             Яр Чаллы шәһәре мэры

Пәнҗешәмбе, 13 май 2021, 07:00