Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман Нургата улы Миндаров  90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу уңайдан ул РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы хакимияте Башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлаулар кабул итте. Котлауларга Шәһәр Советы депутаты Лариса Зубрилова, территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Зоя Пиванова да кушылды.

Габдрахман Нургата улы Миндаров Әлмәт районының Ак Чишмә авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында ул туган авылы колхозында эшли. Сугыштан соң  геолог булып Казахстанга эшкә китә. 1966 елда  Әлмәткә кайта, анда лаеклы ялга чыкканчы телемастер булып эшли. 2001 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Габдрахман Нургата улы 3 бала тәрбияләп үстергән, аның 8 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар. Ул «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Пәнҗешәмбе, 13 май 2021, 15:32