Мы в социальных сетях

2021 елның 14 маенда 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм суд приставларының федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе гражданнарны бергәләп кабул итә. 

Шулай ук чаллылылар үз сорауларын территориаль тикшерү бүлекчәләренең берсе белән тоташу барышында, видеоэлемтә режимында урыдан-туры тоташтыру юлы белән бирә алачак.

Сәрия Сабурская һәм Әнвәр Закировка мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

Чәршәмбе, 12 май 2021, 15:02