Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, тыл хезмәтчәне Софья Ильинична Ушанова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Софья Ильинична Владимир өлкәсенең Юрьев-Польский шәһәрендә туган. Урта мәктәптә 9 сыйныф белем ала. Мәктәпне тәмамлаганнан соң һөнәр училищесына укырга керә. Сугыш вакытында Кольчугино шәһәрендә Орджоникидзе исемендәге заводта эшли. 1947 елда Василий Николаевичка кияүгә чыга. Бергә ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Анда Софья Ильинична «ГАЗ» заводында, легендар «ГАЗ 51» автомобиле чыгарылган цехта эшли.

Лаеклы ялга чыккач, Яр Чаллыга күчеп киләләр. Бүгенге көндә ветеранның дүрт оныгы һәм биш оныкчыгы бар. Ул «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы хакимияте Башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова һәм «Надежда» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Венера Наумкина котлады.

Сишәмбе, 11 май 2021, 14:45