Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Тукай районы Теләнче-Тамак авылында туган Лена Әхәт кызы Зеленовская 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бөек Ватан сугышы елларында ул туган авылы колхозында эшләгән. Сугыштан соң Ленинград шәһәренә китеп, медицина институтына укырга керә. 1957 елда укуны тәмамлап, табиб-педиатр белгечлеген ала. Аннан Улан-Удэ шәһәренә күчеп китә, анда шәһәр хастаханәсендә табиб-педиатр булып эшли. 1960 елда кияүгә чыга. 1971 елда гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәренә даими яшәү урынына күченеп килә. Биредә лаеклы ялга чыкканчы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә табиб булып эшли.

Лена Әхәт кызы 2 улын тәрбияләп үстергән, аның 3 оныгы һәм 1 оныкчыгы бар. Ул «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Ветеранны РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы хакимияте Башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котладылар. Котлауларга ТИҮ рәисе Людмила Маликова да кушылды.

Дүшәмбе, 10 май 2021, 09:05