Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү хөрмәтенә «Яр буе»  паркы мәйданында театральләштерелгән тамаша оештырылды. Анда шәһәрнең профессиональ иҗат коллективлары, университет һәм көллият студентлары, гомуми белем бирү һәм кадет мәктәпләре катнашты.

Тантаналы бәйрәм чарасы «Мәңгелек ут» факелын каршы алудан башланды. «Хәтер уты» патриотик акциясе кысаларында Яр Чаллы шәһәренә Билгесез солдат кабереннән Мәңгелек ут китерелде. Ул К5 буын автомобиле - КАМАЗ 54901 машинасында кайтарылган.

Бөек Җиңү бәйрәме белән чаллылыларны һәм шәһәр кунакларын шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады.

«Сугыш чорында, бөтен илдәге кебек үк, Яр Чаллы шәһәре дә «Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен» дигән девиз белән яши. Эш бер генә минутка да тукталып тормаган, кешеләр көнен-төнен  җитештерү цехларында һәм колхоз кырларында эшләделәр, фронтны техника, снарядлар, азык-төлек, җылы кием-салым белән тәэмин иттеләр. Предприятиеләр хәрби заказларны үтәү өстендә эшләделәр. Чаллы затонының суднолар ремонтлау остаханәләрендә Идел флотилиясе суднолары ремонтланды. Чаллыга эвакуацияләнгән туку фабрикасында бәйләү материаллары җитештерүне җайга салганнар.

Безнең шәһәрдәшләребез Мәскәү, Ленинград, Минск һәм башка шәһәрләрдән эвакуацияләнгән кешеләрне үз йортларына кабул иттеләр, алар өчен терәк һәм ярдәмче булдылар. Шулай ук Яр Чаллыда сапер часте, госпиталь урнаштырганнар, шәфкать туташлары һәм снайперлар өчен курслар оештырганнар. Шәһәрнең бөтен тормышы сугыш чоры законнарына буйсына. 1945 елның мае һәм  Рейхстаг өстендә горур җилфердәүче Җиңү Байрагы бөтен хәрби буын өчен уртак бүләк булды», - диде ул. 

Бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар бергәләп «Җиңү көне» җырын башкардылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Җиңүнең 30 еллыгына язылган әлеге җыр инде менә 46 ел буе Җиңү бәйрәменең музыкаль символы булып тора.

Якшәмбе, 9 май 2021, 17:52