Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

11:00 сәгатьтә бәйрәм чаралары Габдулла Тукай исемендәге яр буенда башланды. Яр Чаллының Үзәк урамында ветераннарны парадтан соң солдат боткасы белән сыйладылар. Ветераннар белән бергә солдат боткасын шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова да авыз итте.

12:00 сәгатьтә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар Энтузиастлар бульварында һәм Җиңү паркында башланды. Әлеге мәйданчыкларда шулай ук кыр кухнялары да оештырылды, анда чаллылылар солдат боткасын татып карый алдылар.

15:00 сәгатьтә "Үлемсез полк" акциясе башланып китә. Быел ул онлайн-режимда узачак. Шул ук вакытта Яр буе мәйданында чаллылыларны һәм шәһәр кунакларын театральләштерелгән тамаша көтә. Бәйрәм программасында урта махсус уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары, кадетлар, өстәмә белем бирү мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр катнашачак. Җиңү көненә багышланган чараларда барлыгы ун меңгә якын кеше катнашыр, дип көтелә.

16:45 сәгатьтә «Җиңү көне» җырын гомуми башкару планлаштырыла. 17:00 сәгатьтә Кызыл Мәйдандагы Җиңү парады күрсәтеләчәк.17:30 дан 19:00 гә кадәр кунакларга концерт программасын тәкъдим ителәчәк. Чаллылылар шулай ук "Бер минутлык тынлык" Бөтенроссия акциясенә дә кушылачак. Бәйрәм программасы 22:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк һәм салют белән тәмамланачак.

Якшәмбе, 9 май 2021, 13:03