Мы в социальных сетях

РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Зөлхәбирә Бәдертдин кызы Вилданова 95 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Котлауларга «Мәхәллә» идарәче компания вәкиле, территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Рафилә Нуриева да кушылды.

Зөлхәбирә Бәдертдин кызы Аксубай районының Татар Адәм авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылында колхозда эшли. 1946 елда кияүгә чыга. 2000 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга  күчеп килә. 

Зөлхәбирә Бәдертдин кызы дүрт бала тәрбияләп үстергән, аның бүгенге көндә җиде оныгы һәм биш оныкчыгы бар. Ул «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Чәршәмбе, 5 май 2021, 13:40