Мы в социальных сетях

Шәһәр Советы депутаты Леонид Барышев исеменнән Автозавод районында яшәүче 147 ветеранга азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Котлау һәм бүләкләрне  ветераннарга Автозавод районы хакимияте Башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова һәм депутат ярдәмчесе Наталья Ясюченя тапшырдылар.

Бүгенге көндә Үзәк районында Бөек Ватан сугышында катнашкан 18 ветеран, 11 концентрацион лагерьларлар тоткыны, Ленинград блокадасын кичергән дүрт кеше һәм 411 тыл хезмәтчәне яши.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән ветераннарга котлау һәм бүләкләр белән Шәһәр Советы депутатлары Лариса Зубрилова һәм Андрей Максимов килделәр. Алар ветераннарга тыныч күк йөзе, аларның батырлыгы, көче, безгә ирекле илдә яшәү һәм балалар үстерү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт әйтеп, изге теләкләрен юлладылар.

Чәршәмбе, 5 май 2021, 15:34