Мы в социальных сетях

Валентина Андреевна Соснина, Гөлсинә Әхмәтхан кызы Асылгәрәева һәм Мәйсәрә Галимулла кызы Моратхуҗина 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр. Юбилярларга РФ Президенты Владимир Путин, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов исеменнән котлау һәм бүләкләрне Комсомол районы Башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева тапшырды.

Валентина Андреевна Вологда өлкәсенең Устюж районы Люботово авылында туган. Ленинград урман-техника институтын тәмамлый. Сугыш елларында туган авылында авыл хуҗалыгы эшләрендә эшли. 1962 елда кияүгә чыга. 1965 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күченеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Валентина Андреевна «Гидромеханизация» предприятиесендә план бүлеге башлыгы булып эшли. Ире белән ике бала тәрбияләп үстергән, ике оныгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Гөлсинә Әхмәтхан кызы ТАССРның Зәй районы Шикмамай авылында туган. Мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда эшли. 1954 елда кияүгә чыга. 1972 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күченеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы «Камгэсэнергострой» предприятиесендә сортировщик булып эшли. Ветеранның өч баласы, җиде оныгы һәм сигез оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Мәйсәрә Галимулла кызы ТАССРның Алабуга районы Турай авылында туган. Мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда эшли. 1960 елда кияүгә чыга. 1976 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга яшәргә килә. Лаеклы ялга чыкканчы «Силикат кирпеч заводында» оператор булып эшли. Ире белән өч бала тәрбияләп үстергән, җиде оныгы һәм ике оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 4 май 2021, 17:54