Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Хәлимә Хәммәди кызы Фатыйховага 90 яшь тулды. Ул ТАССРның Чистай районы Каргалы авылында туган. Сугыш елларында туган авылында хезмәт куя. 1950 елда Чистай шәһәренә күчеп килә, анда Часовой заводында прессовщик булып эшли. 1981 елда Яр Чаллыга килә, биредә пенсиягә чыкканчы КАМАЗ торак-коммуналь идарәсендә урам себерүче булып эшли. Хәлимә Хәммәдиевна ике бала тәрбияләп үстергән, бүгенге көндә аның ике оныгы бар. Ул «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Хәлимә Хәммәди кызы Фатыйховага Россия Президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлаулар һәм бүләкләр тапшырдылар. Котлауларга Шәһәр Советы депутаты Андрей Елантьев һәм ТҖҮ рәисе Рафилә Нуриева да кушылды.

Сишәмбе, 4 май 2021, 14:38