Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Инновацияләргә ярдәм фонды тарафыннан үткәрелә торган «Старт» һәм «Развитие СОПР» (Социаль юнәлешле проектларны үстерү) конкурслары башлануы турында хәбәр итәләр.  

Конкурста җиңүчеләр проектны үстерү өчен 3 млн сумнан башлап 15 млн сумга кадәр грант ала алачак. Конкурста катнашу өчен Татарстан Республикасыннан физик һәм юридик затлар, шулай ук кече инновация предприятиеләре чакырыла.

«Развитие-СОПР» конкурсына спорт, шәһәр тирәлеге, экология, социаль эшмәкәрлек проблемаларын фәнни-техник үстерүгә һәм хәл итүгә юнәлдерелгән инновация проектлары кабул ителә. Гаризалар 2021 елның 28 июненә кадәр кабул ителә.

«Старт» программасы буенча гаризалар 2021 елның 31 маена кадәр кабул ителә. Программа үсешнең башлангыч стадиясендә булган кече инновация предприятиеләре булдыруга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Сишәмбе, 4 май 2021, 12:21