Дүшәмбе, 13 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Григорий Фокеевич Никулин 95 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте. Ветеранга кунакка Яр Чаллы мэры урынбасары Ирина Сәгыйдуллина һәм Үзәк районы Башлыгы Искәндәр Галимов килделәр. Алар аңа РФ Президенты Владимир Путин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләр тапшырдылар.

Григорий Фокеевич Киров өлкәсенең Урта Кизәр авылында туган. 1943 елда Совет армиясе сафларына алына. Ерак Көнчыгышта (2 нче Ерак Көнчыгыш фронты) хезмәт итә, артиллерия полкында машина йөртүче була. 1950 елда урман хуҗалыгында, совхозда баш инженер булып эшли. 1972-1976 елларда КАМАЗ автомобиль заводын төзүдә катнаша. 1976 елдан пенсиягә чыкканчы Краснодарда Сельхозмашның техник күзәтчелек буенча инженеры булып эшли. 2002 елда Яр Чаллыга кайта. Ике бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы һәм бер оныкчыгы бар. 

Григорий Фокеевич  II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, «Японияне җиңгән өчен», «Жуков медале», юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Шимбә, 1 май 2021, 17:11