Мы в социальных сетях

Мәскәүдә җәмгыять белеме буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиаданың җиңүчесе дип А. С. Пушкин исемендәге 78 нче лицейның 11 сыйныф укучысы Арина Александрова игълан ителде.

21 нче апрельдән 27 нче апрельгә кадәр Казан шәһәрендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында узган сәнгать буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында да Чаллы укучылары яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Яр Чаллы командасының алты катнашучысы призлы урыннар яулады: 26 нчы гимназия укучылары – Василина Долговязова, Дарья Зугаменова, Анна Михеева, 77 нче гимназия укучылары – Регина Зиннурова, Диана Кузнецова, 57 нче гимназия укучысы – Анастасия Сидорова.

Шулай ук Курск шәһәреннән дә чаллылар лаеклы нәтиҗәләр белән кайттылар. Анда 24-30 апрель көннәрендә физик культура буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиаданың призерлары - 26 нчы гимназия укучылары Яна Медведникова һәм Алинә Юнысова, шулай ук Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча 32 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы  Григорий Шәймәрданов.

Шимбә, 1 май 2021, 12:45