Мы в социальных сетях

30 апрельдә Яр Чаллыда 47 нче традицион шәһәр җиңел атлетика эстафетасы узды. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына һәм 2021 елның җәйге спорт сезоны ачылуга багышланды һәм шәһәрнең Фикрәт Табиев исемендәге яр буенда узды. Ярышларда шәһәрнең белем бирү учреждениеләре, оешмалары, спорт клублары командалары катнашты. Эстафета этапларында барлыгы ике меңнән артык кеше старт алды. Спортчылар кызыклы һәм киеренке көрәш күрсәттеләр. Җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.

Җиңүчеләр һәм призерлар булып түбәндәгеләр танылды:

Белем бирү учреждениеләренең 6-7 сыйныф укучылары арасында:

1 нче этап җиңүчесе - 50 нче мәктәп укучысы Захар Микушов;

1 урын - 32 нче мәктәп; 

 2 урын - А. С. Пушкин исемендәге 78 нче Лицей;

 3 урын - 41 нче мәктәп.

Белем бирү учреждениеләренең 8-11 сыйныф укучылары арасында:

 1 этап җиңүчесе - 23 нче мәктәп укучысы Евгений Акимичев; 

1 урын - 10 нчы мәктәп; 

 2 урын - 60 нчы мәктәп; 

 3 урын -  А.С.Пушкин исемендәге 78 нче Лицей.

Һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында:

1 этап җиңүчесе КИУның Яр Чаллы филиалы укучысы Искәндәр Һадиев;

1 урын - КФУның Яр Чаллы филиалы; 

 2 урын - НГПУ; 

 3 урын - КИУның Чаллы филиалы.

1000 кеше эшләүче оешмалар арасында:

1 этап җиңүчесе - «Яр Чаллы ТЭЦ» оешмасыннан Дмитрий Першин;

 1 урын – Яр Чаллы ТЭЦ; 

 2 урын – Яр Чаллы электр челтәрләре; 

 3 урын - Түбән Кама ГЭСы.

1000 нән артык кеше эшләүче оешмалар арасында: 

1 нче этап җиңүчесе  - «Динамо» физкультура спорт җәмгыяте вәкиле Юрий Аряшев;

 1 урын – «КАМАЗ» ААҖ профсоюзы; 

 2 урын - «Динамо» физкультура спорт җәмгыяте

 3 урын - физик культура һәм спорт идарәсе.

Спорт клублары арасында:

1 этап җиңүчесе - "Asics кроссовкаларын яратучылар клубыннан" Руслан Фәрдиев;

 1 урын - "Asics кроссовкаларын яратучылар клубы.

Җомга, 30 апрель 2021, 16:10