Мы в социальных сетях

Ел саен үткәрелә торган «Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады. Бу сезонда ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.

Фестиваль эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачуга, эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруга, һөнәри юнәлеш бирү эшендә һәм производствода эшләүче яшьләрне адаптацияләүдә ярдәм итәргә юнәлдерелгән.

Фестивальне Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы оештыра. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО химаясендә уза.  

Фестиваль 2021 елның апреленнән ноябрьгә кадәр үткәрелә. Фестиваль программасына дүрт зональ турының сайлап алу этаплары һәм гала-концертлары керә: Әлмәттә 8-9 нчы октябрьдә, Түбән Камада  15-16 октябрьдә, Казанда 22-23 октябрьдә,  Яшел Үзәндә 29-30 нчы октябрьдә узачак. Команда зональ этапта җиңү яуласа, ул 2021 елның 12-13 ноябрендә Казанда узачак суперфиналга уза.

Фестивальдә милек формасына карамастан, Татарстан Республикасы учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләрендә эшләүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Катнашу өчен гаризаны аерым башкаручылар да, командалар да җибәрә ала. Алар үз номерларын «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше», «Дан минуты», «Предприятиенең визитка-презентациясе» номинацияләрендә күрсәтә.

Фестивальгә гаризалар 2021 елның 25 сентябренә кадәр bzzm.ru сайтында кабул ителә. 

Фестиваль җиңүчеләре һәм лауреатлары кубоклар, дипломнар, истәлекле бүләкләр, акчалата премияләр белән бүләкләнә. Быел фестивальнең Гран-при иясе булган команда ТР Президентының традицион күчмә Кубогына һәм 500 000 сум күләмендә акчалата премиягә лаек булачак. «Безнең заман геройлары» махсус призы иясе 300 000 сум күләмендә акчалата премия алачак.

Җомга, 30 апрель 2021, 16:01