Мы в социальных сетях

Яз һәм хезмәт бәйрәмендә шәһәрнең барлык районнарында чаллылылар өчен бай мәдәни-күңел ачу программасы әзерләнгән. 

Азатлык мәйданында «Ликующий май!» концерт программасы оештырылачак. Шәһәр халкы алдында 12:00 сәгатьтән 14: 00 сәгатькә кадәр «Кызыл тау» мәдәният үзәге артистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Сәхнәдә шулай ук «Ирекле сәхнә» һәвәскәрләр иҗатының төбәк конкурсында җиңүчеләр чыгыш ясаячак. 

Яр Чаллы картиналар галереясе, балалар театр сәнгате мәктәбе, балалар экологик-биология үзәге һәм «Нур»яшьләр үзәгеннән интерактив мәйданчыклар эшләячәк.

11:00 сәгатьтә Комсомол районында яшәүчеләр өчен «Сидоровка» паркында бәйрәм программасы башланачак. Биредә «Энергетик» мәдәният сарае артистлары һәм иҗат төркемнәре «Тынычлык! Хезмәт! Май!» дип исемләнгән концерт тәкъдим итәчәк.

 12:00 сәгатьтә мәдәният һәм ял паркында бәйрәм концерты башланып китәчәк. Чаллылылар өчен «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты, 15 нче балалар иҗат йорты, «Огниво» балалар иҗат үзәге һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Владимир Завьялов җитәкчелегендәге «Визит» джаз оркестры чыгыш ясаячак. Бәйрәм кунакларын матур концерт номерлары белән беррәттән күңелле конкурслар һәм уеннар да көтә.

«Җиңү» паркында «Эврика» мәдәни үзәге көче белән «Халыклар дуслыгы - Татарстанның төп байлыгы» дигән бәйрәм-күңел ачу программасы оештырылачак (яңа сәхнә). 12:00 дән башлап тамашачыларны шәһәр солистлары һәм иҗат коллективлары катнашында концерт көтә, алар башкаруында барлык танылган композицияләр дә, заманча хитлар да яңгыраячак.

 Моннан тыш, 1 майда аттракционнарның эш сезоны ачыла.

Энтузиастлар бульварында 12: 00 сәгатьтә «Исәнме, Беренче Май!» дип исемләнгән бәйрәм программасында 14 нче балалар һәм яшүсмерләр үзәгенең иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. 

Мәдәни программадан тыш, шәһәрдә фонтаннарны эшләтеп җибәрү планлаштырылган. Алар май аеннан сентябрьгә кадәр эшләячәк. Г.Тукай исемендщге яр буендагы коры фонтан һәм Энтузиастлар бульварындагы музыкаль фонтан Чаллы халкын һәм шәһәр кунакларын 17:00 дән 22:00 гә кадәр сөендерер дип көтелә. 

Җомга, 30 апрель 2021, 15:15