Мы в социальных сетях

Хөрмәтле чаллылылар! 

Сезне чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм! 

Хезмәт иясенә олы хөрмәт, ихтирам ​ – безгә буыннан-буынга тапшырылган рухи кыйммәт. Туган илебезнең киләчәге хакына күпмилләтле халыкның намуслы хезмәте – ​ мул тормыш, тынычлык һәм бердәмлекнең нигезе булып тора. 

Бу көнне дәүләтебезнең барлык өлкәләрен динамикалы үстерү һәм аның икътисадый куәтен алга таба ныгыту өчен ышанычлы асылын тәшкил иткән ватандашларыбызның намуслы хезмәтенә тирән хөрмәтебезне белдерәбез.

Чаллылылар Татарстан һәм Россиянең хезмәт казанышларына үзләренең лаеклы өлешен кертәләр. Дөньяда иң зур автомобиль заводы, шәһәр төзелеше башында торган кешеләр – Яр Чаллының горурлыгы һәм төп байлыгы. Төзүчеләр батырлыгы, фидакарь хезмәте – яшьләр өчен үрнәк. Бүгенге көндә яшь буын, дан казанган ата-бабалары кебек үк, яраткан шәһәрләренең уңышлы киләчәге өчен барысын да эшли, амбицияле планнарын тормышка ашырып, шәһәр хуҗалыгының төрле тармакларында булган бурычларны хәл итә.

Олысы-кечесенең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә Яр Чаллы елдан-ел матурая, тормыш итәр өчен уңайлыклар арта: эре сәнәгать объектлары, юллар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелә, торак йортлар, театрлар, хастаханәләр, бассейннар, футбол кырлары һәм боз ареналары сафка баса.

Чаллылылар җитештерү, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт өлкәләрендә югары үрләр яулый. Горурлану һәм соклануга лаек әлеге уңышлар һәм казанышлар Чаллы халкының күпъеллык тырышлыгы, таланты, хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсе ул.

Бу көнне барыгызга да яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге телим. Сәламәт һәм бәхетле булыгыз!

Чаллылыларның максатчанлыгы, һәрвакыт актив булулары киләчәктә дә Яр Чаллы, Татарстан һәм Россиянең чәчәк атуына хезмәт итәр дип ышанам!

Бәйрәм һәр йортка тынычлык, иминлек, якты өметләр алып килсен!

Бәйрәм белән сезне, кадерле чаллылылар, 1 Май белән!

                                                                                                       

                                                                                                                            Н.Г. Мәһдиев

                                                                                                                            Яр Чаллы шәһәре мэры

Шимбә, 1 май 2021, 09:56