Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары игълан ителде. Быел әлеге мәртәбәле бүләккә өч кеше лаек булды. Алар – язучы, прозаик, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреаты, Яр Чаллы язучылар оешмасы җитәкчесе Факил Сафин   “Саташып аткан таң” роман-трилогиясе һәм “Гөлҗиһан” повесте өчен, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт драма театры артисты Дания Нуруллина  – сәхнәдә үзенчәлекле хатын-кыз образлары тудырганы өчен (“Гөргөри кияүләре” - Гөрпинә, “Миркәй һәм Айсылу” - Айсылу, “Зәңгәр шәл” - Мәрфуга, “Кол Гали” - Чәчәк, “Казан сөлгесе” - Саҗидә, “Кичер мине, әнкәй” - Диләфрүз; “Баскетболист” - Люция, “Мин төш күрдем” - Мөршидә),  рәссам Григорий Эйдинов – «Нефть һәм вакыт», «Казан альбомы», «Татар әкияте дөньясы», «Казан серләре» һәм «Татар дөньясы» китапларын сәнгатьчә бизәгәне өчен. 

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләкләде, котлау һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бүләкләү тантанасы Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узды. 

 

Сишәмбе, 27 апрель 2021, 14:20