Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Габдулла Тукай скверында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган «Тукайга чәчәкләр!» дип исемләнгән шигърият бәйрәме үткәрелде. Анда шәһәр Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, язучылар, мәктәп укучылары, студентлар, педагоглар һәм күпсанлы кунаклар катнашты.

Бәйрәмгә килүчеләрне Яр Чаллы курчак театры аниматорлары Шүрәле образында каршы алды.

Шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре бәйрәм кунакларын Яр Чаллы шәһәре әдәбият әһелләренең иҗаты, татар халкының бөек улы китаплары күргәзмәсе белән таныштырдылар, шулай ук шагыйрьнең иҗаты буенча әдәби уен-викторина үткәрделәр. Шулай ук кунакларны һәм шәһәр халкын Чаллы картиналар галереясе хезмәткәрләре оештырган интерактив мәйданчык көтә иде. 12:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр шигырь укырга теләүчеләр өчен ирекле микрофон эшләде.

Чараның тантаналы өлеше артистларның Тукай һәм аның замандашлары образында чыгулары белән ачылды. Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары Габдулла Тукай скверына бизәлгән каретада килделәр. Артистларның әдәби-музыкаль композициясе һәркем күңеленә җылылык һәм нур өстәде. 

Бәйрәм кунаклары өчен матур эчтәлекле концерт программасы күрсәтелде.Бүген Габдулла Тукай шигырьләре төрле телләрдә яңгырады.

Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов барлык әдәбият сөючеләрне Шигърият көне белән котлады һәм әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге шәһәр конкурсы җиңүчеләренә дипломнар тапшырды.


Конкурс дүрт номинациядә үткәрелде. «Әдәбият» номинациясендә җиңүче дипломы белән Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Вера Хәмидуллина бүләкләнде. «Сынлы сәнгать» номинациясендә Татарстан Республикасының халык рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Виктор Анютин җиңү яулады.

«Театр сәнгате» номинациясендә җиңүче дипломы белән «КАМАЗ» мәдәният сарае директоры Динара Динушова «Аладдинның тылсымлы лампасы» музыкаль әкияте куелышы өчен бүләкләнде. «Музыкаль һәм башкару сәнгате» номинациясендә җиңүче дипломына «Болгар» бию театры вокалчысы Гөлназ Закирова лаек булды.

Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итү «Туган тел» җырын бергәләп башкару һәм шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды. Бәйрәмгә килгән һәркем татар халкының горурлыгы булган сөекле шагыйребезнең кабатланмас бөеклегенә, аның шигъри тылсымы буыннардан буыннарга күчеп, гасырларга барып җитәчәгенә янәдән бер кат инанды, шигъри җаннарына рәхәтлек алды.


Бәйрәм чарасы К. Тинчурин бульварында да узды. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен «Кызыл Тау» мәдәният үзәге, «Огниво» 16 нчы балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге, 15 нче балалар сәнгать мәктәбе, «Визит» джаз оркестры коллективлары катнашында концерт программасы оештырылды. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы әдәби викторина үткәрде һәм шагыйрьнең китаплары күргәзмәсен оештырды. Теләге булган һәркем туган якны өйрәнү музее оештырган шигырь укучылар конкурсында катнаша алды.

Дүшәмбе, 26 апрель 2021, 17:24