«Заман» яшьләр үзәгендә Җирле үзидарә көненә багышланган Tatarquest дип исемләнгән интеллектуаль квест узды. Чарада Автозавод районы хакимияте хезмәткәрләре катнашты. Квест барышында алар туган як, шәһәр төзелеше тарихын искә төшерделәр, татар теле һәм татар мәдәнияте темалары буенча белемнәрен тикшерделәр. Квест Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына, шулай ук шәһәрне һәм КАМАЗны төзүчеләргә багышланды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 20 апрель 2021, 17:25