Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Математиканы гадиләштерү!» - физика-математика фәннәре докторы Алексей Савватеевның төп девизы. Яр Чаллы студентлары һәм укытучылары, мәктәп укучылары һәм укытучылары да моңа инанды. Көн дәвамында Алексей Савватеев Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында ачык лекцияләр укыды. Алар түбәндәге темалар буенча үтте: «Авторское введение в матанализ», «Четыре доказательства Малой Теоремы Ферма», «100 уроков математики», «Формула Эйлера и замечательные многогранники».

Алексей Савватеев - физика-математика фәннәре докторы, Мәскәү физика-техник институты профессоры, Россия Фәннәр академиясе Үзәк икътисад-математика институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, Адыгея дәүләт университеты профессоры, «Балалар өчен 100 математика дәресе» курсының авторы һәм лекторы.

Галим киләчәктә дә Яр Чаллының югары уку йорты белән хезмәттәшлек итәр дип планлаштырыла.

Сишәмбе, 20 апрель 2021, 16:58