Дүшәмбе, 13 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Заман» яшьләр үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Хәтер» шәһәр иҗат фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.

Анда катнашу өчен иҗади коллективлар һәм соло башкаручылар–шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре чакырыла. Фестиваль вокал, хореография, нәфис сүз, театральләштерелгән тамаша номинацияләре буенча үткәрелә. Сайлап алу этабын узган номерлар 9 майда Җиңү паркының төп сәхнәсендә узачак гала-концертта катнашачак.

Сайлап алу этабы 28-29 апрельдә «Заман» яшьләр үзәгендә була.

Чараны оештыручылар: Башкарма комитетның яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән «Заман» яшьләр үзәге» МАУ, «Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр Советы» оешмасы.

Гаризалар 23 апрельгә кадәр mczaman@mail.ru почтасына кабул ителә.

Пәнҗешәмбе, 15 апрель 2021, 14:47