Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

17 апрельдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар драма театрында «Мин татарча сөйләшәм» фестивале узачак. Күп еллар Казанда үткәрелә торган әлеге республика акциясе быел Яр Чаллыда да киң колач белән узачак.

Фестиваль көн дәвамында, 12:00 дән 20:00 гә кадәр барачак. Катнашучыларны төрле чаралар көтәчәк — «Камал театры атнасы» проекты финалы, театр коворкингында лекторий, Казан инди-лейблыннан Yummy Music яңа татар музыкасы концерты, интерактив Data Art күргәзмә, «МЕТРО» дизайн-маркеты, балалар остаханәсе һәм урам чаралары. 

«Чараларның барысы да бердәм тема белән берләшәчәк. Фестивальнең темасы - татар авылы һәм шәһәр арасында элемтә эзләү. Фестиваль дәвамында оештыручылар катнашучылар белән бергә татар авылы белән шәһәр арасында элемтә табарга тырышачак», - дип сөйләде чараны оештыручы, Яр Чаллыда URBANTATAR берләшмәсе җитәкчесе Гүзәл Әхмәтгәрәева.

Фестивальгә керү бушлай, әмма регистрация узу сорала: https://chelnyteatr.timepad.ru/event/1593907. Урам чараларына һәм тренингларга өстәмә теркәлү кирәк. Битлек булу һәм социаль дистанцияне үтәү мәҗбүри.

Бүген фестиваль кысаларында Азатлык мәйданында «Татар-дозор» квест уены узачак.

Пәнҗешәмбе, 15 апрель 2021, 12:16