Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Действующие лица» XVI Бөтенроссия үзешчән театрлар фестивале узачак. Ул 21 апрельдән 25 апрельгә кадәр үтәчәк һәм бөтен Россиядән 23 театрны үзенә җыячак. Фестиваль өч мәйданчыкта үткәрелә: «Ключ» яшьләр театрында, «Мастеровые» рус драма театрында һәм Аяз Гыйләҗев исемендәге татар драма театрында. Фестиваль барган биш көн эчендә 33 спектакль күрсәтеләчәк.

«Коллективларның географиясе бик киң. Бу - Санкт-Петербург, Мәскәү, Самара, Саратов, Екатеринбург, Новосибирск, Ижау, Казан, Похвистнево, Кольчугино шәһәрләре. Кайберләре икешәр спектакль алып килә. Быел фестивальнең үзенчәлеге шунда, анда 450 катнашучы булачак, бу кадәр булганы юк иде әле», – дип сөйләде фестивальне оештыручы һәм  «Ключ» театрының сәнгать җитәкчесе Софья Дивногорская.

21 апрельдә «Ключ» яшьләр театры сәхнәсендә Дебют көне узачак. Бу көнне тугыз спектакль күрсәтелә. 22 апрельдә «Мастеровые» рус драма театры сәхнәсендә «Действующие лица» фестивален ачу тантанасы узачак. 23, 24, 25 апрельдә спектакльләр Аяз Гыйләҗев исемендәге татар драма театры сәхнәсендә узачак. Шунда ук фестивальнең тантаналы ябылышы һәм номинацияләр җиңүчеләренә дипломнар тапшыру булачак.

Быелгы фестивальнең кунаклары – Минзәлә, Әлмәт, Санкт-Петербургтан өч профессиональ театр булачак.

«Татарстаннан килгән хезмәттәшләребез уникаль балалар спектакльләре белән таныштырачак. Бу искиткеч эшләр! Санкт-Петербургтан безгә Ольга Берггольц исемендәге драма театры киләчәк.  Алар ике спектакль күрсәтәчәк. Берсе Бөек Ватан сугышына багышланган, икенчесе – «Гашыйклар шәһәре» музыкаль-шигъри спектакле, – диде Софья Дивногорская.

Фестивальдә катнашучыларның чыгышын профессиональ жюри бәяләячәк. Алар арасында – театр тәнкыйтьчесе, «Алтын битлек» эксперты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби бүлек җитәкчесе Нияз Игъламов, сәнгать фәннәре кандидаты, театр тәнкыйтьчесе Екатерина Рябова, әдәби тәнкыйтьче, шагыйрь, журналист, документаль фильмнар авторы, филология фәннәре кандидаты Айрат Бикбулатов,театр һәм кино актрисасы, оборона музее каршындагы Ольга Берггольц исемендәге драма театрының сәнгать җитәкчесе Анна Загребнева.

 

Пәнҗешәмбе, 15 апрель 2021, 11:47