Дүшәмбе, 13 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллылыларның коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр алдында бурычлары 1 млрд 117 млн сум тәшкил иткән. Бу хакта матбугат конференциясендә Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, узган ел 1 апрельгә шәһәрдәшләрнең бурычы 1 млрд 55 млн сум тәшкил иткән булган, ягъни 62 млн сумга кимрәк. 

«Кайбер объектив һәм субъектив сәбәпләр бар. Барысына да торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләргә кирәклеген искәртергә телим. Түләнмәгән очракта, идарәче компанияләрнең бурычларны җыю өчен үз ысулпары бар. Барыннан да элек, бу - ресурсларны чикләү. Законнар нигезендә, идарәче компания, йортта яшәүчеләргә бурыч турында хәбәр иткәннән соң, ресурслар белән тәэмин итүне чикләргә хокуклы. Бик үтемле чара. Әмма ул кулланылмасын иде дигән теләктә калабыз. Электр энергиясеннән яки башка ресурслардан өзелмәс өчен, барыгызны да коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләргә чакырам», - диде  Илья Зуев.

Ул шулай ук бурычларны түләттерүнең тагын бер чарасы - суд карары нигезендә, бурычны түләтү өчен  милеккә арест салу  бар, дип ассызыклады. Суд приставлары хезмәте бу ысулны актив куллана.

Моннан тыш, шәһәрдә автомобильләргә арест салу хезмәте эшли. Кешене хәтта транспорт чарасында хәрәкәт иткәндә дә туктатырга мөмкиннәр. Автомобиль физик яки юридик затның җыелган барлык бурычларын түләтү максатыннан алына, шул исәптән ТКХ өчен дә.

«Моңа кадәр җиткерергә кирәкми. Катлаулы тормыш ситуацияләре булган очракта, идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә һәм аның белән диалогта булырга кирәк. Күпчелек очракта, алар кешеләрнең хәленә керәләр, түләүне билгеле бер вакытка кадәр кичектерү өчен  реструктуризацияләү графиклары төзелә. Биредә, әлбәттә, һәр кеше белән шәхсән эш алып барыла», - дип киңәш итте Илья Зуев.

Пәнҗешәмбе, 15 апрель 2021, 12:05