Дүшәмбе, 13 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

14 апрельдә Тантаналар сараенда ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Чаллыда яшәүче тагын 16 гаилә сертификат иясе булды. Аларны ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов котладылар. 

Ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Яр Чаллыда ана капиталына 50 меңнән артык сертификат бирелгән, 40 мең гаилә ул акчалардан файдаланган.

Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр озайтылды, ягъни сертификат алу хокукына ия булган бала 2026 елның 31 декабренә кадәр туган булырга яки уллыкка алынырга тиеш. Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, сертификат алу һәм аның акчаларыннан файдалану вакыты чикләнмәгән.

Президент Юлламасы нигезендә ана капиталы ел саен индексацияләнәчәк. Быел беренче балага ул 17 мең сумнан артып киткән һәм 483 882 сум тәшкил итә. Икенче балага ул 23 меңгә арткан һәм 639 432 сум тәшкил итә, әгәр гаилә беренче балага сертификат алмаган булса.

Пәнҗешәмбе, 15 апрель 2021, 09:53