Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллының 41 нче мәктәбендә «Яңа интеллект» республика фәнни-тикшеренү конференциясенең финал этабы тәмамланды. Ул  5 апрельдән 12 апрельгә кадәр дистанцион форматта узды.

Читтән торып үткәрелгән этапта катнашу өчен Яр Чаллы, Зәй, Алабуга, Түбән Кама, Әлмәт, Чистай, Нурлат шәһәрләре, шулай ук Мөслим, Ютазы, Буа, Яңа Чишмә, Актаныш, Сарман, Саба, Бөгелмә, Алексеевск, Кукмара, Яшел Үзән, Арча, Аксубай районнарының белем бирү оешмаларыннан 366 эш җибәрелгән иде. 

Эшләр татар филологиясе, сәнгати-эстетик һәм техник иҗат, инглиз филологиясе, табигый-фәнни, рус филологиясе, табигый математик, социаль-икътисадый юнәлешләр буенча тәкъдим ителде.

Белгечләр тарафыннан 237 видеоролик карап тикшерелде, шуларның 154 е 1, 2, 3 нче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде, 83 укучының эше сертификатлар алды.

Дүшәмбе, 12 апрель 2021, 17:04