Мы в социальных сетях

РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы хакимияте Башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Анисимовна Хохринаны 95 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр Омск өлкәсенең Чегурлы авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылы колхозында эшли. 1946 елда кияүгә чыга. 1973 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә, анда лаеклы ялга чыкканчы, КАМАЗ кунакханәсендә эшли. Мария Анисимовна дүрт бала тәрбияләп үстергән, бүгенге көндә аның алты оныгы һәм өч оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Комсомол районында 90 яшьлек юбилеен Бөек Ватан сугышы ветераннары Бәһия Хәбибрахман кызы Сабирова һәм Лидия Степановна Секушина билгеләп үтә.

Юбилярларга РФ Президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев исеменнән котлау һәм бүләкләрне Комсомол районы хакимияте Башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева, ТР Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Римма Ризванова, ТИҮ рәисе Рәис Саттаров тапшырды. 

Бәһия Хәбибрахман кызы ТАССРның Минзәлә районы Хуҗәмәт авылында туган. Урта мәктәпне, аннан Педагогия училищесын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшләрдә эшли. 1956 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Касыйм Шакирҗан улына кияүгә чыга һәм гаиләсе белән Ижауга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Бәһия Хәбибрахман кызы «ИЖМАШ» заводында мастер булып эшли. 1988 елда Яр Чаллыга кайта. Ире белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, биш оныклары бар.

Бәһия Хәбибрахман кызы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Лидия Степановна Вологда өлкәсенең Красавино шәһәрендә туган. Урта мәктәпне, аннары авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшләрдә эшли. 1954 елда Архангельск өлкәсенең Коряжма шәһәренә күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы, Лидия Степановна Коряжма шәһәре предприятиесендә кондитер булып эшләгән. 2011 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Ире белән бергә кыз тәрбияләп үстергәннәр, ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар. Лидия Степановна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 12 апрель 2021, 14:38