Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан Яр Чаллы ветераннары 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алачак. Ул Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга  апрель аенда башка пенсия һәм социаль түләүләр белән бергә биреләчәк.

Яр Чаллыда Җиңү көне уңаеннан ел саен бирелә торган акчаны 47 ветеран алачак, аларның сигезе – Бөек Ватан сугышы инвалидлары, 39 ы – Бөек Ватан сугышында катнашучылар.Түләү Россия Пенсия фондының территориаль органнары күрсәткечләре нигезендә гаризадан башка гамәлгә ашырыла.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга бер тапкыр бирелә торган түләү Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2019 елның 24 апрелендәге 186 номерлы «Җиңү көне уңаеннан кайбер категория гражданнарга еллык акчалата түләү турында»гы Указы нигезендә гамәлгә ашырыла.

Дүшәмбе, 12 апрель 2021, 10:45