Мы в социальных сетях

Казанда «Татарстан Республикасында Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Быел өч сайлап алу этабыннан торган «Ел укытучысы - 2021» исемен алу өчен республиканың 152 педагогы көч сынашты.

Шулай итеп, «Ел укытучысы - 2021» номинациясендә 2 нче урынны 35 нче мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Александр Альменеев яулады. «Педагогик дебют» номинациясендә 3 нче урынны 35 нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Мария Клюева алды. «Креатив укытучы» номинациясендә 60 нчы мәктәпнең физика укытучысы Андрей Карлин җиңүче булды. «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә 35 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнәзирә Хөсниярова лауреат булды.

«Ел тәрбиячесе - 2021» номинациясендә «Забава» 106 нчы балалар бакчасының музыка җитәкчесе Олеся Низамиева 3 нче урынны яулады. «Туган телдә укыту һәм тәрбияләү төркеме тәрбиячесе» номинациясендә «Көнбагышкай» 82 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Алия Муллагалиева лауреат исеменә лаек булды.

Дүшәмбе, 12 апрель 2021, 09:34