Шәһәр Советында бүген "Бердәм Россия" партиясе фракциясе утырышы узды. Анда шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Шәһәр Советы депутатлары катнашты.
Җыелышта катнашучылар "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе җирле бүлекчәсенең 2021 елның 1 нче кварталында Җәмәгать кабул итү бүлмәсенең эше, РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар буенча алдан тавыш бирүне оештыру, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган чаралар үткәрү мәсьәләләрен карадылар.
Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов округ территориясендә сайлаучылар белән эшләве турында сөйләде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 7 апрель 2021, 14:41