Сишәмбе, 14 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях


Бүген Чаллыга эш визиты белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы президиумының күчмә утырышын уздырды.

Утырыш башланыр алдыннан Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев белән милли иҗат үрнәкләре күргәзмәсен карады. Утырышта катнашучыларны милли гореф-гадәтләр һәм традицияләр белән таныштырдылар.

Фәрит Мөхәммәтшин, утырышның рәсми өлешен ачып, үз чыгышында 2021 елның Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүен искәртте. «Без, муниципаль хакимият органнарын да кертеп, бик җитди эшкә керешәбез. Без республика шәһәрләрендә милли сәясәтне тормышка ашыру белән җентекләбрәк танышырга, бу өлкәдәге уңай тәҗрибәләр, практикалар белән алмашырга ниятлибез. Бездә проблемалар юк, милләтара тынычлык һәм татулык – Татарстан Республикасында, гомумән алганда, илебездә яшәүче һәр халык өчен төп кыйммәтләр булуын без яхшы аңлыйбыз. Бу татулыктан, үзара аңлашып һәм ярдәмләшеп яшәүдән башка үсү һәм республикабызның актуаль мәсьәләләрен хәл итү мөмкин түгел», - диде ул.

Яр Чаллыда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү буенча шәһәрдә башкарыла торган эшләр турында мэр Наил Мәһдиев сөйләде. «70 нче еллар башында Яр Чаллыга төрле милләт һәм дин вәкилләре үз культуралары белән килгән. Ярты гасыр эчендә шәһәрдә нәтиҗәле эшли торган, шактый тату, яхшы, эшлекле атмосфера булдырылган. Дус-туганлык – безнең иң зур байлык. Бу безне йөз еллык һәм хәтта мең еллык тарихы булган Россия Федерациясенең күп кенә шәһәрләреннән аерып тора да. Минемчә, бу күрсәткеч безнең илдә һәм аерым алганда, безнең республикада милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр дәрәҗәсен яхшы характерлап бирә. Иң төп этникара татулык традицияләрен саклап калу һәм баету, үзара хөрмәт - бу шәһәр җитәкчелеге, депутатлар корпусы, бөтен шәһәр җәмәгатьчелеге эшчәнлегендә төп максатыбыз», - дип билгеләп үтте шәһәр мэры.

Ассамблеянең Яр Чаллы филиалы җитәкчесе Виталий Агапов филиалның хакимият органнары белән хезмәттәшлеге һәм эшчәнлек нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады: «Бүгенге көнгә кадәр шәһәр халкына 30 елдан артык хезмәт итүче «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында капиталь ремонт мәсьәләсе кискен торды. Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев тырышлыгы белән, мөгаен, минем депутат буларак, шәһәребезнең 2019, 2021 еллардагы йомгаклау сессияләрендә ясаган чыгышларымны да истә тотып, 2021 – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, безнең уртак шатлыгыбыз булып, «Чишмә» халыклар дуслыгы йортына капиталь ремонт үткәрү турында карар кабул ителде», – диде ул.

Шунысын да билгеләп үтик, хәзерге вакытта Яр Чаллыда 22 милли җәмгыять эшли.

Моннан тыш, «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында туган телләрне өйрәнү турында «Наири» әрмән мәдәнияте клубы җитәкчесе Вардуи Егизарян сөйләде. Үз эшенең нәтиҗәләре белән шулай ук Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясенең Яр Чаллыдагы вәкиллеге җитәкчесе Ирина Портнова да чыгыш ясады.

Сишәмбе, 6 апрель 2021, 16:39