Сишәмбе, 14 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре буенча Идарәсе исегезгә төшерә: Россия Федерациясе Салым кодексы нигезендә 2018 елның салым чорыннан өч һәм аннан күбрәк баласы булган физик затларга түбәндәге салым чигерү акчалары бирелә:

- җир салымы буенча: салым базасы (участокның кадастр бәясе) кадастр бәясе 600 квадрат метр мәйданда кими;

- милеккә салым буенча: милеккә салым буенча салым базасы һәр балигъ булмаган балага исәпләгәндә кадастр бәясе 5 кв. м. – фатирның, фатир һәм бүлмәнең гомуми мәйданы һәм 7 кв. м. га – торак йортның гомуми мәйданына өстәмә кими.

Югарыда күрсәтелгән чигерү акчалары күп балалы ата-аналарга гаризасыз, ягъни гариза тапшырмыйча бирелә.

Шул ук вакытта безнең шәһәрдә Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Шәһәр Советының «Физик затларның милкенә салым турында» гы 2015 елның 22 октябрендәге 2/11 номерлы карары (21.02.2020 ел редакциясендә) нигезендә, 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк баласы булган салым түләүчеләргә, шулай ук аларның балаларына карата 2015 елның 1 гыйнварыннан фатирга яисә бүлмәгә, торак йортның яисә гомуми мәйданы 100 кв.метрдан артмаган торак йортның бер өлешенә карата ташлама бирелә. 2020 елгы салым чорыннан ташламалы объект мәйданы буенча чикләү гадиләштерелде.

Яр Чаллы шәһәре территориясендә гамәлдә булган милеккә салым буенча салым ташламасын бирү өчен, күп балалы ата-аналарга берничә ысул белән: «Физик затлар өчен шәхси кабинет» ярдәмендә, КФҮ аша, почта аша, салым инспекциясенә шәхси визит вакытында гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Сишәмбе, 6 апрель 2021, 10:31