Сишәмбе, 14 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы 2020 ел өчен шәһәр тирәлеге сыйфат индексының нәтиҗәләрен бастырып чыгарды.Тикшеренү нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы 360 баллдан 198 балл җыйган.

Шулай итеп, шәһәр «Торак һәм тирә-юнь киңлекләре» өчен 48 балл алды. Әйтергә кирәк, бу 2019 ел белән чагыштырганда җиде баллга артыграк. Яр Чаллы «Социаль-ял итү инфраструктурасы һәм тирә-юнь киңлекләре» өчен 40 балл, «Урам-юл челтәре» өчен 32 балл һәм «Гомумшәһәр киңлеге» өчен 31 балл алды.

Шәһәр тирәлегенең сыйфат индексы – ул шәһәр тирәлегенең балларда үлчәнә торган торышы күрсәткече. Һәр шәһәр 360 ка кадәр балл алырга мөмкин (36 индикатор 1 дән 10 баллга кадәр бәяләнә). 180 баллга кадәр бәяләнү, гомумән алганда, шәһәр тирәлеге территориясенең уңайлы булмавы, ә 181 балл һәм аннан да югарырак бәяләнү, гомумән алганда, шәһәр тирәлеге территориясенең уңайлылыгы турында сөйли.

Сишәмбе, 6 апрель 2021, 09:36