Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

9 апрельдә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданнар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль иминият фонды, Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы вәкилләре гражданнарга тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк.

Чаллылылар консультация сорап 9:00 дән 16:00 сәгатькә кадәр түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итә алалар: 8 (843)-236-00-71; WhatsApp номеры: +7 939-345 -37- 50.

Сишәмбе, 6 апрель 2021, 08:37