Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нира Галимҗан кызы Гайнетдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре Хакиме Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов исеменнән котлау һәм бүләкләрне юбилярга Комсомол районы хакимияте Башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Вера Захарова тапшырдылар.

Нира Галимҗан кызы Гайнетдинова Башкортстан Республикасының Салават районы Лаклы авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаган. Сугыш елларында туган авылында төрле эшләр башкарган. 1953 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Гайнетдинов Мәүлет Хәйретдин улына кияүгә чыга. Нира Галимҗан кызы Салават районы Кечеяз авылы балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып хезмәт куя, лаеклы ялга да шуннан китә. 2004 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Ире белән бергә биш бала тәрбияләп үстергәннәр, 12 оныклары һәм 15 оныкчыклары бар.

Ветеран "1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен" медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 5 апрель 2021, 17:25