Сишәмбе, 14 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Дөлхиҗә Әхмәт кызы Уразмановага Россия Президенты Владимир Путин, шәһәр Хакиме Наил Мәһдиев исеменнән юбилей уңаеннан котлау хатлары тапшырдылар.  Котлауларга Шәһәр Советы депутаты Лариса Зубрилова, территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Людмила Калачева да кушылды. 

Удмуртия Республикасының Татар Туймобаш авылында туып үскән Дөлхиҗә Әхмәт кызы Уразманова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул Бөек Ватан сугышы елларында туган авылында колхозда да эшли, шулай ук мәктәптә укытучы булып та хезмәт куя. Кияүгә чыкканнан соң, 1953 елда гаиләсе белән Удмуртия Республикасының Алнаш авылына күчеп килә, анда лаеклы ялга чыкканчы Райпотребсоюзда сатучы, баш хисапчы булып эшли. 2011 елда Яр Чаллы шәһәренә күченеп килә. 

Юбиляр өч бала тәрбияләп үстергән, ике оныгы һәм оныкчыгы бар. «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.


Дүшәмбе, 5 апрель 2021, 14:55