8 апрельдә 10:00 сәгатьтә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе «2020 ел өчен физик затлар кеременә салым буенча салым декларациясен тутыру үзенчәлекләре (3-НДФЛ формасы). Милек сатканда 3-НДФЛ формасы буенча декларацияләр тапшырмаганда салым контроле» темасына түләүсез нигездә мәгълүмати вебинарга чакыра.
Вебинарның спикеры: Россия Федераль салым хезмәте Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 3 нче номерлы камераль контроль бүлеге башлыгы урынбасары Ирина Сергеева.
Вебинар кысаларында карала торган тема буенча онлайн режимда сораулар бирү мөмкинлеге булачак. Вебинар түләүсез уздырыла. Анда https://events.webinar.ru/36629829/8417857 сылтамасы буенча теләгән һәркем катнаша ала.
Вебинарда катнашу өчен сылтама буенча барырга һәм ачылган биттә «Катнашачакмын» дип язарга кирәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 5 апрель 2021, 13:29